Мөдәрис Газетдинов көе Рәшит Фазлыев сүзләре
Гомер елларым агымсу,
Менә таң атты тагын.
Таңнар саен күңелкәем
Сагына туган ягын.
Кушымта:
Дус-ишләрем, күршеләрем,
Туган-тумачаларым.
Берсен сезгә юллар идем,
Икәү түгел шул җаным.
Төшләремдә туган якка
Армый-талмый юл салам.
Йөресәм дә еракларда
Уемда сездә калам.
Кушымта:
Дус-ишләрем, күршеләрем,
Туган-тумачаларым.
Берсен сезгә юллар идем,
Икәү түгел шул җаным.
Туган ягым белән уртак
Йөрәктә изге каным.
Сезнең белән үтсә иде
Һәрбер туасы таңым.
Кушымта:
Дус-ишләрем, күршеләрем,
Туган-тумачаларым.
Берсен сезгә юллар идем,
Икәү түгел шул җаным