Соң инде
М.Газетдинов көе. Р.Тимерова сүзләре
1. Сагышларга күмеп,
Үзәгемне өзеп,
Моңсуланып миңа карама.
Соң инде, соң инде,
Килмә син яныма.
Тозлар сипмә, зинһар, ярама.
2. Кабынган учаклар,
Еракта ул чаклар.
Ничек кайтарыплар аласы?!
Сөям сине, димә,
Артларымнан йөрмә,
Кузгатма син күңел ярасын.
3. Кирәкми сүзләрең,
Ягымлы күзләрең.
Алданмамын кабат, беләмен.
Иң авыры артта
Саф хисләрне таптап
Узган чакларыңа түзгәнмен.
Соң инде
М.Газетдинов көе. Р.Тимерова сүзләре
1. Сагышларга күмеп,
Үзәгемне өзеп,
Моңсуланып миңа карама.
Соң инде, соң инде,
Килмә син яныма.
Тозлар сипмә, зинһар, ярама.
2. Кабынган учаклар,
Еракта ул чаклар.
Ничек кайтарыплар аласы?!
Сөям сине, димә,
Артларымнан йөрмә,
Кузгатма син күңел ярасын.
3. Кирәкми сүзләрең,
Ягымлы күзләрең.
Алданмамын кабат, беләмен.
Иң авыры артта
Саф хисләрне таптап
Узган чакларыңа түзгәнмен.