Чишмә җырын тыңлыйм, сине уйлый,
Сине уйлап өзелә үзәгем.
Ник килмисең һаман, мин бит сине көтәм,
Кайларда син, минем гүзәлем.
Йолдызлардан сорыйм, сине эзлим,
Сине эзләп өзелә үзәгем.
Ник килмисең һаман, мин бит сине көтәм,
Кайларда син, минем гүзәлем.
Былбыл җырын тыңлыйм, тыңлап туймыйм,
Сандугачсыз моңсу язларым...
Килмәсеңне беләм, тик барыбер көтәм,
Кайларда син минем гүзәлем.
Чишмә җырын тыңлыйм, сине уйлый,
Сине уйлап өзелә үзәгем.
Ник килмисең һаман, мин бит сине көтәм,
Кайларда син, минем гүзәлем.
Йолдызлардан сорыйм, сине эзлим,
Сине эзләп өзелә үзәгем.
Ник килмисең һаман, мин бит сине көтәм,
Кайларда син, минем гүзәлем.
Былбыл җырын тыңлыйм, тыңлап туймыйм,
Сандугачсыз моңсу язларым...
Килмәсеңне беләм, тик барыбер көтәм,
Кайларда син минем гүзәлем.