Бер-бер артлы еллар уза,Көмеш өстәп чәчләремә.Ә шулай да мин ышанамЯшен булып яшьнәремә.
Без бит җиргә якты, җылы,Ямь өстәргә яратылган.Китмим әле яшьлегемнән —Яз гөлләре арасыннан.
Уйлар әле шактый зурдан —Язлар алып килү көздә.Алда әле ак өметләр,Йөрәк һаман унсигездә.
Без бит җиргә якты, җылы,Ямь өстәргә яратылган.Китмим әле яшьлегемнән —Яз гөлләре арасыннан.
Якты кояш, ал гөлләргәКилә һаман сөенәсе;Елый-көлә, яна-көяЯратасы, сөеләсе!
Без бит җиргә якты, җылы,Ямь өстәргә яратылган.Китмим әле яшьлегемнән —Яз гөлләре арасыннан.
Проходит один на один год и добавляет серебро в мои волосы. Я уверен в моих слезах.
Мы созданы, чтобы добавить яркий, теплый, ilgy на землю.
Мысли все еще значительно зеркало, чтобы принести осень. Еще белые надежды, сердце еще в восемнадцать.
Мы созданы, чтобы добавить яркий, теплый, ilgy на землю.
Яркое солнце, а гуллилала все еще счастлива; плачет, смеется, борнируют, счастлив!