1)Табигатьнең һәр көне дә,
Җылы аяз тоела,
Күңел кояшы әгәрдә,
Сүрелми гел балкыса.
Уф та дими дими,эх тә дими дими
Яшәргә дә яшәргә,
Гомерләр тик бер бирелә,
Кадрен кирәк белергә.
Уф та дими дими,эх тә дими дими
Яшәргә дә яшәргә,
Гомерләр тик бер бирелә,
Гөрләп кирәк яшәргә.
2)Күккә очкан тургайларны
Сагынып нигә еларга?
Янда сандугачлар сайрый,
Күңелне юатырга.
3)Дус туганнар сау-сәламәт,
Шул зур байлык дөньяда.
Ник биими утырыйк ди?
Кешеләр барда җаннарда.